letra de au - tatarka
[intro]
кызлар сиңа ауларын
үрмәкүчтәй үрәләр
ау, ау, ау, ау
барысы да беләләр
каба койрыгыңа ут
куа алсаң үзең тот
ау, ау, ау, ау
котылырга чараң юк
[verse 1]
болытлы бу төн, тарала-урала төтен
өметкә хыялга әкияткә әйләнә өн
бу минем андеграунд: кара миңа һәм кабатла
бу татар кызы исемемне ятла
минем көчтән кими тау, җимерәм яу
беркем кача алмый, җәям төнлә ау
мин бит кайнар ут, башка шундый һич юк
песи кук шук, шундый-шундый һич юк
[bridge]
you say
алтын үзе ишек шакый
уттай
янып
кесәнең җылысын саклый
төнге
тынлык
бөтен урам инде йоклый
тыңла
хәзер
татар кызы сиңа укый
[hook]
кызлар сиңа ауларын
үрмәкүчтәй үрәләр
ау, ау, ау, ау
барысы да беләләр
каба койрыгыңа ут
куа алсаң үзең тот
ау, ау, ау, ау
котылырга чараң юк
[post-hook]
ау, ау, ау, ау, ау, ау, ау, ау
эләгәсең авыма һич котылыр чараң юк
ау, ау, ау, ау, ау, ау, ау, ау
эләгәсең авыма һич котылыр чараң юк
[verse 2]
кимеде эш көн, кеменең, кеменең бу төн?
үрмәли, үрмәли, үрмәли, үрмәли урамга төн
утлы кыз in the town: яныма кун, минем күк ян
җирдәге йолдыз мин яктырак кояштан!
карашымнан өши җан, катырам кан
төнлә кояш кебек үзем кыздырам
мин бит кайнар ут, башка шундый һич юк
песи кук шук, шундый-шундый һич юк
[bridge]
you say
алтын үзе ишек шакый
уттай
янып
кесәнең җылысын саклый
төнге
тынлык
бөтен урам инде йоклый
тыңла
хәзер
татар кызы сиңа укый
[hook]
кызлар сиңа ауларын
үрмәкүчтәй үрәләр
ау, ау, ау, ау
барысы да беләләр
каба койрыгыңа ут
куа алсаң үзең тот
ау, ау, ау, ау
котылырга чараң юк
[post-hook]
ау, ау, ау, ау, ау, ау, ау, ау
эләгәсең авыма һич котылыр чараң юк
ау, ау, ау, ау, ау, ау, ау, ау
эләгәсең авыма һич котылыр чараң юк
letras aleatórias
- indi › letra de night vision - indi
- taurus 77 › letra de e-tron - taurus 77
- sophisticated dingo › letra de radio on - sophisticated dingo
- kai wachi kompany › letra de pumpany - kai wachi & kompany
- compressed adolesence › letra de steve jobs - compressed adolesence
- evan m › letra de loving surreal, nothing feels real. (about you) - evan m.
- егор шип egor ship › letra de пикабой (pikaboy) - егор шип (egor ship)
- sister psychic › letra de painting - sister psychic
- eabidak › letra de abayu - eabidak
- donny ngwenyama › letra de basheshe bahleka - donny ngwenyama