letra de дан (glory) - гыйлем (gylem)
[1 куплет]
баш иелә, кәеф төшкән чакта
таш бәйләгән кебек авырлыктан
мохтаҗ калуга бары бер адым гына
тик ач күзеӊне караӊгылыкта калма
алга кара, якты көн нурына
үзеӊ генә кертә аласыӊ үзгәреш тормышыӊа
көтеп утырма, өстеӊә ал җаваплыкны
берничек ярдәм итми сиӊа ил башлыгы
югалтма максатыӊны һәм үстер хыялыӊны
урманнан чыга алмыйсыӊ тапмасаӊ үз юлыӊны
кечкенә адымнардан башлана олы эшләр
төбенә җиткермәсәӊ уӊыш сине ташлап китәр
шикле уйлар туып ята, алар аӊны агулата
алабута белән тулган буразнаны алып ута
һәм абынып егылганда, ышанычыӊны югалтма
бар кеше куйса да нокта, бары торып алга атла
[предприпев]
сугышларда исән калып, авырлыклар аша узып
гаилә утлары кабызып, атлап барган нигез салып
әти, әни, бабалардан, күчеп яӊа буыннарга
нәсел даны һәм дәрманы саклана синеӊ каныӊда
[припев]
дан ага синеӊ каныӊда
тик киртә көтә уеӊда
йөрәгеӊ дөпе-дөпе кага
дан ага синеӊ каныӊда
[2 куплет]
төрле юллар алда, теләгәнен сайла
ирешеп кенә булмый, выкыт туза юкка
берничектә булышмый, якыннар биргән киӊәш
бик авыр үтеп бара ялкаулык белән көрәш
юк, эләкмә андый яман җәтмәгә
гомер иӊ олы бүләк, бирелә ул бер генә
сизмичә дә каласыӊ, еллар югалып бара
үкенерлек булмасын, борылып караганда
дөньда һәр нәрсәнеӊ, бар үз бәясе
бер кая китеп булмый, бары җавап итәсе
файдалы һәм намуслы, эз калсын адымыӊнан
бәхет агачы үсми, зарарлы орлыклардан
фикерләр арасында адашытыӊ, ялгыштыӊ?
тыӊлама кеше сүзен бу бит синеӊ тормышыӊ!
теләкләр кабул ителә, без яшәгән заманда
ләкин кем соӊ гаепле юк бар әйбер сораганга?
[предприпев]
сугышларда исән калып, авырлыклар аша узып
гаилә утлары кабызып, атлап барган нигез салып
әти, әни, бабалардан, күчеп яӊа буыннарга
нәсел даны һәм дәрманы саклана синеӊ каныӊда
[припев]
дан ага синеӊ каныӊда
тик киртә көтә уеӊда
йөрәгеӊ дөпе-дөпе кага
дан ага синеӊ каныӊда
letras aleatórias
- p j proby › letra de i'm yours - p.j. proby
- brooke maxwell jacob richmond › letra de sugar cloud - brooke maxwell & jacob richmond
- assaf ayalon › letra de we won't survive - assaf ayalon
- sqwoz bab › letra de большой тур (big tour) - sqwoz bab
- dayglo mourning › letra de dead star - dayglo mourning
- ειρήνη κυριακίδη rena kyriakidi › letra de τσίρκο - ειρήνη κυριακίδη (rena kyriakidi)
- parmalee › letra de i do - parmalee
- playingtheangel rory › letra de из ресторанов (from restaurants) - playingtheangel & rory
- sex pistols › letra de liar (demo) - sex pistols
- diegolonely › letra de nana - diegolonely