letra de чыкма судан - аигел feat. ildar vargan
[текст песни “чыкма судан”]
тирән диңгез
тирән иде диңгезебез
без узышып йөзеп чыктык аны нигә
ә нинди наз белән тулы иде суы
мең ел элек без сикердек аңа бергә
текә ярдан
чыкма судан
чыкма судан
чыкма судан
чыкма судан
чыкма судан
чыкма судан
бу офыктан
кояш каны агып тора иде һәр кич
ә без карап тора идек аңа, сокланып, ерактан
хыяллана идек, беркөн куып җитеп диңгез читен
күрербез дип бу галәмне теге яктан
чыксак судан
нәрсә булыр
чыксак судан
чыксак судан
нәрсә булыр
чыксак судан
офык – үткен пычак йөзе
киселәсең, сак бул, йөзеп
җитсәң – ул ялтырап тора
ә тисәң – кисеп аера
һавадан суны
гәүдәдән җанны
һавадан суны
гәүдәдән җанны
һавадан суны
гәүдәдән җанны
коры җиргә
дулкын ташлап киткән безне
без, тын да алмыйча, тизрәк очканбыз суынып беткән күгебезгә
нигә соң кояшка гына карап торганбыз юл буе
бер дә карамыйча күзгә
ә нинди хис бүләк иде безгә
хис җилендә без куышып, тузып беттек
без, тончыгып, бутап асны-өсне, күкне боздык
яңгыр булып яудым тиз-тиз
яшен булып, син, атылып стрелою вниз
баттың суда
баттың суда
кояш нуры – пычак очы
киселәсең, сак бул, очып
җитсәң, ул ялтырап тора
ә тисәң – кисеп аера
төннән көнне
миннән сине
һавадан суны
гәүдәдән җанны
төннән көнне
миннән сине
һавадан суны
гәүдәдән җанны
letras aleatórias
- viki miljkovic › letra de što me puštaš, srećo, samu - viki miljković
- kez › letra de martin luther king - kez
- emmy jo › letra de watchdog - emmy jo
- twelfth › letra de жарко (hot) - twelfth
- syrealugly › letra de blue and green - syrealugly
- these new south whales › letra de signal is strong - these new south whales
- marco montagnini › letra de lacchè emilio - marco montagnini
- doomscale › letra de solo player - doomscale
- nezzy official › letra de anger issues - nezzy official
- ethereal tomb › letra de when the rivers dry - ethereal tomb