letras.top
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

letra de yangir astinda - gauga

Loading...

чыландык
яңгыр астында
чәчләрең
бөдрәләнде
бер гомер
үткәндер әле
бу икәү
күрешмәгәнгә
бу икәү

синең исемең таң
синең исемең яз
күпме сине беләм
миңа барыбер аз
синең күзләрең моң
синең күзләрең нур
күпме яшимен җирдә
синең кебеге

сүтелде
бәйле күңелем
барысы да
кайтты үз урынына
шуңа да
әллә инде
елады
күңелен кысалмый һава
елады
күңелен тыялмый һава
елады
бөек аһәң алдында
синең исемең таң
синең исемең яз
күпме сине беләм
миңа барыбер аз
синең күзләрең моң
синең күзләрең нур
күпме яшимен җирдә
синең кебеге
юк
юк
юк
күзләреңнән әкрен генә тамып төште
әллә яшең
әллә яңгыр тамчысы
шул гына миңа җитте инде
аңлап алыр өчен барысын
шул тамчы миңа җитте инде

чыландык
яңгыр астында
чәчләрең
бөдрәләнде
мең гомер
үтер әле
бу икәү
күрешкәнгә кадәр
бу икәү

letras aleatórias

MAIS ACESSADOS

Loading...