letras.top
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

letra de tozaq - qara qura

Loading...

кап-кара тәрәзәләр күзләр кебек
йоклый шәһәрнең йөрәге
без сезнең белән кырмыскалар сыман
йөгереп яшибез әле

өйдән эшкә эштән өйгә көннәр үтә
безнең юллар кабатлана
омтылышлар тиздән әкрен юкка чыга
кинәт мөмкинлек югала
ничек безгә уянырга

тозакка без эләккәнбез һичшиксез
агым буйлап гел яшибез
йомык түгәрәктә еллар бата
моннан ничек чыгарга

көн көннән аерылмый бу мәшәкать
чәйнәп йота халыкны
комсыз караш безне эзәрлекләп бара
сизәсеңме син аны
узып киттек борылышны

тозакка без эләккәнбез һичшиксез
агым буйлап гел яшибез
йомык түгәрәктә еллар бата
моннан ничек чыгарга
комсыз караш безне эзәрлекләп бара
сизәсеңме аны
комсыз караш безне эзәрлекләп бара
сизәсеңме аны
узып киттек борылышны

тозакка без эләккәнбез һичшиксез
агым буйлап гел яшибез
йомык түгәрәктә еллар бата
моннан ничек чыгарга

тозакка без эләккәнбез һичшиксез
агым буйлап гел яшибез
йомык түгәрәктә еллар бата
моннан ничек чыгарга

letras aleatórias

MAIS ACESSADOS

Loading...