letras.top
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

letra de könbağış - qara qura

Loading...

кояш яна аның янда
бөтерелә төнге күктә йолдызлар
кемдер әйтер – ул чәчәк ата
кемдер өчен ул адашты уйларда

оча алу сәләтенә
биек кыя кырыенда торганда
ул ышана җан сөенә
чумып якты көнбагыш диңгезенә

син чагу төсләргә буя
аклы-каралы рәсемне
уйла кем син бу юлда
бу караңгыда кем син асылда
көтмә син җәйгорны
үзең яңгырга әверел
җиңеп чык караңгылыкны
әйдә яндыр утны эрет бозларны

кояш яна аның янда
бөтерелә төнге күктә йолдызлар
кемдер әйтер – ул чәчәк ата
кемдер өчен ул адашты уйларда

син чагу төсләргә буя
аклы-каралы рәсемне
уйла кем син бу юлда
бу караңгыда кем син асылда
көтмә син җәйгорны
үзең яңгырга әверел
җиңеп чык караңгылыкны
әйдә яндыр утны эрет бозларны

letras aleatórias

MAIS ACESSADOS

Loading...