
letra de barısı da bezdä - аигел (aigel)
[«barısı da bezdä» җырының текст]
[куплет 1]
җилдерәбез төнлә утырып
һәй, тукта-та-та машина
үбешәбез артта котырып
таксичы безне кума-кума
тәгәрмәч җирне әйләндерә
иреклек башны әйләндерә
алдыбызда нурлы иртәгә
озаталар менеп киртәгә
президент, патриарх, участковый, партком
әләкче, кремлебот һәм пропагандон
зет-җырчы, диван гәскәрләре
һәм роскомнадзор хезмәткәрләре
[кушымта]
у-у, ятим кала ватан, тукта, надан! кая китә!
этеш-төртеш — артык тырыш бу халыктан ава киртә
у-у, ятим кала ватан, тукта, надан! кая китә!
этеш-төртеш — артык тырыш бу халыктан ава киртә, ава киртә
[куплет 2]
(би-бикли, би-бикли, бикләнә)
безне бикли-бикли, би-бикли, бикләнә күрмәгез
безне йота-йота-йота шартламасын төрмәгез
вакытыгызны туздырасыз вакытыбызны урлый-урлый без
нишләсәгез дә барыбер сезне үзебез белән алмыйбыз
очабыз таңнан торып
һәй, тукта-та-та, самолёт
утырткан кала утырып
ябыша канатка тонкий лёд
ябыша канатка майор
ябыша канатка вахтёр
ябыша канатка военкор
тизлек арта
пилот уйната һардкор
кем агулы орлык сибәр
шул агулы арыш урыр
кем муеннарны сабынлар
үзе дә эреп ювылыр
кемһаваны кысып тоткан
ничек суларга оныткан
тавышыңны җиде кат сат
бер кат телеңне кисеп ат
[аутро]
бәрә җилләр битләребезгә
фәрештәләр җилкәләребездә
нәрсә кирәк — барысы да бездә
нәрсә кирәк — барысы да бездә
бәрә җилләр битләребезгә
фәрештәләр җилкәләребездә
нәрсә кирәк — барысы да бездә
нәрсә кирәк — барысы да бездә
letras aleatórias
- letra de kontrolle - siechtum
- letra de wir sind viele (akustik version) - frei.wild
- letra de my way - gary oldman
- letra de es ist nacht - henke
- letra de different route - baby prince
- letra de i love you - angie gold
- letra de do muzy suplikacja przy ostrzeniu pióra - jacek kaczmarski
- letra de we are a beginning - sarah masen
- letra de mechanically separated humans - xenopredator
- letra de hard to realize - da circle