
letra de qyzlar - defne, beku & lunami
мин чишмә булып йөздем
кеше серләрен белдем
иң изге теләкләрен
күз яшьләрен сеңдердем
кемдер белән сөйләштек
бергәләп без гөрләдек
кемдер эчеп туймады
хаксызга файдаланды
ахирәтем, күз нурым
әй, озак булды юлың
тыйнаклыктан арыдың
көчен җыйды тавышың
кыз, кыз, кыз бала
идәннәрне кыздыра
кискен телләре ерта
күңелеңне кызганмыйча
кыз, кыз, кыз бала
идәннәрне кыздыра
диварларны яңгырата
биергә бир җанына
мин ачуландым бүген
бичура булып күрдең
гафу ит мине, бәгърем
гафу ит мине, бәгърем
юхаланыйм мин әле
шатландырыйм кешене
әверелү сәләте –
һәр гасырда кирәкле
ахирәтем, күз нурым
әй, озак булды юлың
тыйнаклыктан арыдың
көчен җыйды тавышың
кыз, кыз, кыз бала
идәннәрне кыздыра
кискен телләре ерта
күңелеңне кызганмыйча
кыз, кыз, кыз бала
идәннәрне кыздыра
диварларны яңгырата
биергә бир җанына
рәнҗетмәсәң – рәнҗетмәмен
бу – бик гади кагыйдә
ерактан гына соклан син
хөрмәт сүзен белмәсәң
рәнҗетмәсәң – рәнҗетмәмен
бу – бик гади кагыйдә
ерактан гына соклан син
хөрмәт сүзен белмәсәң
кыз, кыз, кыз бала
идәннәрне кыздыра
кискен телләре ерта
күңелеңне кызганмыйча
кыз, кыз, кыз бала
идәннәрне кыздыра
диварларны яңгырата
биергә бир җанына
letras aleatórias
- letra de no reason for rhyme - dj nix
- letra de before they called you white - brother ali
- letra de blue highway - 1999 - remaster - billy idol
- letra de in return - breakbot
- letra de i'm gonna go - meridian lights
- letra de my 5 11s - king moe
- letra de hageshem - הגשם - ofra haza - עופרה חזה
- letra de suddenly itis a folk song - future of the left
- letra de intro (3019) - sysy guap
- letra de wooh - the rrr mob